Студент! Табигатькә ярдәм ит!

2021 елның 16 апреле, җомга

Югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары ТР «Халык контроле» ДМС кысаларында законсыз оештырылган чүплек урыннары турында мәгълүмат җиткерү буенча традицион проектта катнашырга чакырыла.

Катнашу өчен «Чүплекләр» категориясе буенча гаризалар кабул ителә.

Акциядә катнашу өчен:

- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә.

- Мобиль җайланмалар өчен кушымтаны күчереп алырга яисә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» бүлегенә күчәргә.  

- Югары уку йортын яисә махсус уку йортын күрсәтеп, рөхсәтсез калдык ташлау урыннары турында фотохәбәрләрне җибәрергә кирәк.

Акциягә йомгак Бөтендөнья табигатьне саклау көнендә (5 июнь) ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләү (максималь нәтиҗә җыйган) «Эковесна» республика конкурсына йомгак ясау тантанасы кысаларында «Иң актив студент» һәм «Иң актив югары уку йорты» номинацияләре буенча уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International