Кама буе территориаль идарәсе белгечләре «Экологиягә сакчыл караш» дигән экология дәресе уздырган

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Әйләнә-тирә мохиткә нәрсә зыян сала? Табигатьтә үзеңне ничек тотарга һәм аны ничек сакларга? Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 51нче мәктәп укучыларына сөйләгән.

«Эковесна-2021» акциясе кысаларында «Экологиягә сакчыл караш» дигән темага экологик дәрес үткәрелгән. Максаты – балаларда әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү, шулай ук экологик культура формалаштыру.

Укучылар танып-белү формасында кешенең «экологик эзе» күрсәткечен киметү буенча киңәшләр алган: ташлый торган әйберләр санын киметү, сатып алу өчен кәгазь пакетлар куллану, калдыкларны сортларга аеру, батарейкаларны тапшыру, акцияләрдә һәм өмәләрдә катнашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International