Экологик белемнәр айлыгы кысаларында Буа шәһәрендә уен узган

2021 елның 16 апреле, җомга

Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасында  өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Табигать белгечләре» дигән темага «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены узган.​ ​Максаты – балаларда табигатькә карата тотрыклы кызыксыну формалаштыру.

Һәр командада катнашучылар бирелгән сораулар буенча фикер алышкан, нәтиҗә ясаган. Бер генә турнир да ярдәм итеп торучы төркемнәрсез узмый. Урта төркем тәрбияләнүчеләре балаларга ярдәм итәргә килгән. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашкан. «Белгечләребезгә рәхмәт белдерәбез, яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез», – дип билгеләп үткән экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International