Экологлар Әлмәт шәһәрендә 500 кв. метр мәйданлы чүплек урынын ачыклаган

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Объездной тракт урамы буенча биналарны сүтүдән барлыкка килгән калдыклар булуын ачыклаган. Пычранган урын мәйданы 500 квадрат метр тәшкил итә.

Хәзерге вакытта әлеге җирнең милекчесе ачыклана, экологлар Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенә рәсми мөрәҗәгать юллаган. Туфракта калдыклар урнаштырган өчен хокук бозучы зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 3 өлеше («Әлеге статьяның 1 өлешендә каралган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салыныгу яисә эпидемия яки эпизоотия барлыкка килүгә китергән гамәлләр (гамәл кылмау), әгәр бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаять җәзасына тартырлык гамәлләрне үз эченә алмаса») буенча җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International