ТР Экология министрлыгының дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Идел аръягы территориаль идарәсенә караган районнар буенча экологик рейд үткәргән. Тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозуның 9 очрагы ачыкланган. Шулай итеп, Буа шәһәре территориясендә төзелеш, агач, кара һәм төсле металл, шулай ук торак калдыклары рәвешендәге рөхсәтсез чүплекләр булуы ачыкланган. Хәзерге вакытта чүп-чарның үлчәме һәм күләме билгеләнә.
Шулай ук Кама Тамагы шәһәре территориясендә, Тәмте авылы янында гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару эзләренә дә тап булганнар. Спутник фоторәсемнәре буенча эшләрнең якынча мәйданы 180062 кв. метр тәшкил итә.
Барлык шартларны ачыклаганнан соң, табигать саклау законнарын бозу очраклары буенча административ йогынты чаралары күреләчәк.