Чирмешән районында экологлар 2000 кв. метр мәйданлы чүплек урынын ачыклаган

2021 елның 23 апреле, җомга

Санитар-экологик икеайлык барышында Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән авылы территориясендә төзелеш һәм зур габаритлы көнкүреш калдыклары, шул исәптән терекөмешле лампалар булуын ачыклаган. Рөхсәтсез чүплекләрнең гомуми мәйданы 2000 кв. метр тәшкил итә.

Әлеге җир участогының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләренә керүенә бәйле рәвештә, эш материаллары Россельхознадзорның ТР идарәсенә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International