«Вода.Онлайн» Бөтенроссия экоквестына кушылыгыз!

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Экоквестны Су ресурслары федераль агентлыгы һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә «Су ресурслары буенча мәгълүмат фонды» федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

Чараның максаты – яшь буынны, киләчәкнең стратегик мөһим ресурсы буларак, суның әһәмиятен арттыруга юнәлдерелгән чараларга җәлеп итү.

Анда катнашу өчен 15-30 яшьләрдәге югары һәм урта белем бирү учреждениеләре студентлары чакырыла.

«Вода.Онлайн» экоквестында сез:

1) үзегезне киләчәкнең экологик һөнәрләрендә сынап карагыз;

2) суның ни өчен XXI гасырда төп стратегик ресурска әйләнә баруын аңларсыз;

3) экологик яшәү рәвешен алып бару өчен алынган күнекмәләрдән ничек файдаланырга кирәклеген белерсез;

4) «Вода.Онлайн» Бөтенроссия экоквестында катнашучы буларак исемле диплом алачаксыз;

5) оештыручылардан һәм партнерлардан шәп призлар ота алачаксыз.

Катнашу өчен Эковестның https://водныйквест.рф/ интернет-битендә шәхси кабинетта теркәлергә кирәк.

Үткәрү вакыты:

- 2021 елның 5 апреленнән 30 маена кадәр: Эковестта катнашучыларны ачыктан-ачык теркәү.

-  2021 елның 12 апреленнән 30 маена кадәр: катнашучының шәхси кабинетында тест һәм креатив биремнәр үтәү. Бу этапта яңа катнашучыларны теркәү мөмкинлеге саклана.

- 2021 елның 10 июне: нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләр һәм призерларга хәбәр итү.

Элемтә өчен белешмәләр: проект җитәкчесе Пьянзов Евгений Тел: +7 903 051 04 95 e-mail:  e.piyanzov@agt-agency.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International