Буа шәһәренең балалар бакчаларында табигатькә сакчыл караш турында экология дәресләре уздырылган

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Кызыклы уеннар уйнап, табышмаклар чишеп, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлаганнар. Буа шәһәренең «Светофорик» һәм «Сказка» мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләре узган. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашкан. Дәрес барышында балаларга шулай ук «Җир - безнең уртак йортыбыз» дигән тематик презентация дә күрсәтелгән. «Мондый дәресләрнең төп максаты – экологик белемнәрне формалаштыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Экология дәресләре ярдәмендә балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, чүпләрне җыю кирәклеге һәм калдыкларны икенчел куллану мөмкинлекләре турында белде», – дип билгели Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре. Экологлар балаларга – чараларда актив катнашканнары өчен, ә педагогларга аларның намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдергән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International