«Чиста уеннар» эко-квестында 1 меңнән артык кеше көч сынашты. Казанда зур күләмле үзәк өмә узды

2021 елның 24 апреле, шимбә

Бүген Нокса урманында республика үзәк өмәсе нәтиҗәле һәм күңелле узды. 1 меңнән артык кеше – ведомство хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм битараф булмаган гражданнар чисталык урнаштырды һәм уңай хис-тойгылар туплады. Табигать саклау чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Республика башлыгы мәйданчыкта экология оешмалары активистлары белән аралашты һәм видеоэлемтә буенча Татарстан муниципалитетларын сәламләде, аларда да шундый ук өмәләр узды. Чистайда Кама елгасы яры буйларында тәртип урнаштырганнар. Яр Чаллыда шимбә өмәсенә 28 меңнән артык шәһәрле чыккан.

«Барыгызга да зур рәхмәт белдерәм. Без республикабызны, Казан шәһәрен, Татарстанның башка шәһәрләре дә безнең белән элемтәдә, кыштан соң территорияне тәртипкә китерергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов, бүген өмәгә чыккан, битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерде. «Без бер көндә генә җыештырырга, агачлар утыртырга тиеш түгел, бу –  системалы эш», – дип ассызыклады ул.

ТР Президенты катнашында парк территориясендә 60 нарат утыртылды. Утыртуга шулай ук «Ак Барс» хоккейчылары Дмитрий Квартальнов, Александр Бурмистров, Кирилл Петров, Артем Галимов та кушылды.

Тырышып эшләделәр дә, саф һавада ял да иттеләр. Өмә концерт программасы һәм кыр кухнясы белән үрелеп барды. Гражданнар балалар белән бергә төрле интерактивларда һәм мастер-классларда катнашты: сыерчык оялары, экобеләзекләр ясадылар, тукымаларга рәсем төшерделәр һәм башкалар.

Беренче тапкыр өмә «Чиста уеннар» квесты форматында узды. 2 сәгать дәвамында 240 команда 40 куб.метрдан артык чүп җыйды, аны фракцияләргә бүлде. «Чиста уеннар»да җиңүчеләр – КНИТУ-КХТИның «Альдентэ бакалаврлары» командасы, алар Рус география җәмгыятеннән төп приз – акваланг белән чуму мөмкинлегенә ия булды. Бүген җыелган калдыклар «ПЖКХ» ИК» төбәк операторы тарафыннан чыгарылып, эшкәртүгә җибәреләчәк.

Шулай ук, өмә кысаларында «Эковесна - 2021» акциясе кысаларында үткәрелә торган Instagram-конкурста җиңүчеләр дә игълан ителде. Алар:

- «Эко талантлар» номинациясендә: Дарья Чернова, Нурлат районы, приз – велосипед;

- «Буыннан-буынга»: Динислам һәм Раил Фәсхетдиновлар, Балтач районы, приз – велосипед;

- «Тематик видео»: Кукмара районы, Кошкино авылының балалар бакчасы, приз – экшн-камера;

- «Массакүләм өмә»: Болгар 1 нче урта мәктәбе, Спас районы, приз – туристлык палаткасы;

- «Тамашачылар симпатиясе призы»: «Осинники авыл китапханәсе» МБУ, Кама Тамагы районы, приз – ТР Экология министрлыгының сувенир продукциясе.

Призерларга һәм җиңүчеләргә бүләкләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International