Бүген «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы ачылды, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте сайтында. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашкан. Чарада шулай ук ТР экология һәм табигать ресурслар министры Александр Шадриков та катнашты.
Форум программасы энергетика нәтиҗәлелеген арттыру, зур һәм бүленгән энергетика үсеше, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, энергиянең альтернатив чыганакларын куллану, энергетика комплексында цифрлаштыру, водород энергетикасы мәсьәләләре буенча чараларны үз эченә ала.
«Мондый зур чараны уздыру һәм бу юнәлештә яңа бурычлар кую безнең күркәм традиция. Форумда катнашкан барлык партнерларыбызга да рәхмәт белдерәсем килә. Бу – бизнеска һәм төбәккә энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирүче бик яхшы мәйданчык», – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
Форум кысаларында 23 апрельдә «Электротранспортны һәм зарядка инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итү чаралары» темасына транспорт чаралары өчен заряд инфраструктурасын үстерүнең төбәк программасын эшләү буенча эшче төркем утырышы узачак. Шулай ук «Ябык цикл икътисады, энергонәтиҗәлелек һәм экологик куркынычсызлык» темасына да түгәрәк өстәл булачак.