«Казан Экспо»да ябык цикл икътисады, энергонәтиҗәлелек һәм экологик куркынычсызлык турында сөйләштеләр

2021 елның 23 апреле, җомга

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча 2021 халыкара форумы кысаларында ябык цикл икътисады, энергонәтиҗәлелек һәм экологик куркынычсызлык турында фикер алыштылар. ТР Экология министрлыгы оештырган секциядә ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов, шулай ук фән, югары уку йортлары, республика һәм Мәскәү шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Чара барышында шулай ук парник газлары чыгаруны киметү һәм актив дегазация системасы төзүнең экологик куркынычсызлыгының актуаль мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, I һәм II класслы хәтәрлек калдыкларын икенчел матди әйләнешкә кертү турындагы доклад та тыңланды. Калдыклар белән эш итү өлкәсендә циркуляр икътисад принципларын кертүнең мөһимлеге турында ТР экологлар министры Александр Шадриков берничә тапкыр билгеләп үтте: «Бүген ул – дөнья тренды. Линия икътисадыннан ябык цикл икътисадына күчү тотрыклы үсеш максатларына, бигрәк тә җаваплы куллануга һәм җитештерүгә зур өлеш кертә ала».

«Ябык цикл икътисады, энергонәтиҗәлелек һәм экологик куркынычсызлык» секциясе язмасын әлеге сылтама буенча карарга була: 

https://m.youtube.com/watch?v=DEOpsG4wj8o

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International