Мәскәүдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Илкүләм чемпионатының ярымфиналы узды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 апреленнән 28 маена кадәр Россиядә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Илкүләм чемпионаты финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары уза. «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча ярышларның ярымфиналы Мәскәүдә уза. Мәйданчыкта барлыгы 10 катнашучы ярыша. Татарстан Республикасыннан В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте укучысы Айдар Кәримуллин катнаша. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасы беренче тапкыр экология буенча «әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясендә катнашкан иде.

Компетенциянең мөһимлеге һәм кирәклеге турында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та билгеләп үтә: «Экология белемнәре бәяләп бетергесез һәм һәрчак кирәк булачак, алар әйләнә-тирәдәгеләр өчен бик мөһим. Әлеге компетенциянең алга таба да уңышлы үсешенә өметләнәбез. Без, үз чиратыбызда, яшь профессионал-экологларны әзерләү өлешендә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә һәм яшьләрне һөнәри уңышларга ирешүгә этәрергә әзер».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International