ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
          Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров эш визиты белән “Түбән Кама-нефтехим” ААҖендә булды, анда биологик чистарту корылмаларын карады. Компаниядә хәзерге вакытта атмосфера пычрануга контроль буенча яңа пост эшкә кабул ителә. Бу “Түбән Кама-нефтехим” ААҖнең әйләнә-тирә һавага автоматик мониторинг системасындагы бишенче шундый объект – дүртесе предприятиенең периметры буйлап санитар саклану зонасында урнашкан. Артем Сидоров шулай ук ябылган һәм гамәлдәге калдыклар күмү полигоннарында, Стрелочник чокыры инешендәге буфер буасында табигать саклау чараларын башкару белән танышты.
2013 елның 7–8 ноябрендә Мәскәүдә Экологик белем бирү буенча Өченче Бөтенроссия конференциясе уздырыла. Аның максаты – экологик белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсен өйрәнү һәм яңа юлларын ачыклау.
Конференция кысаларында пленар утырыш һәм “Югары мәктәп системасында экологик белем бирүне үстерү”, “Тотрыклы үсеш максатларында экологик белем бирү”, “Экологик агартуның яңа юллары, формалары һәм алымнары”, “Гомуми белем бирү системасында экологик белем бирү” дигән тематик секцияләр оештырылачак.

8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Түбән Камада булып, шәһәр территориясендә урнашкан автозаправка станцияләренә 2013-2015 елларда мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары кую мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсен тормышка ашыру кысаларында уздырылды. Проектның максаты – атмосферага токсик һәм канцероген матдәләр чыгаруны минимумга калдыру.

5
октябрь, 2013 ел
шимбә
Бүген бөтен Россия буенча “Яшә, урман!” акциясе бара. Илнең барлык төбәкләрендә урман агачлары утырту, торак пунктларны яшелләндерү, урманнарны чүп-чардан тазарту чаралары оештырыла. Акциянең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын урман байлыкларын яңартуга һәм арттыруга юнәлтү. Татарстанда 2013 елның көзендә 10 миллионлап үсенте утырту ният ителә. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә бу акциягә кушылды, алар көче Казан-Кадыш автоюлы буенда йөзләрчә агач утыртылды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында министр урынбасары Тимур Акчурин Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең “KAZANSUMMIT 2013” экономик саммитында катнашучы Судан Республикасы илчесе Гомәр Дәхәб Фазыл Мөхәммәт әфәнде белән очрашты.
Очрашу вакытында сүз ике республиканың Суданда углеводород чималын эзләү һәм чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында барды.

4
октябрь, 2013 ел
җомга

  Россия Федерациясе Табигый байлыклар министрлыгы “Экологик үсеш – Evolution Awards” Бөтенроссия премиясенә конкурс үткәрә. Премия Россия һәм чит ил компанияләренә, шулай ук аерым кешеләргә “яшел” технологияләр һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлары өчен биреләчәк.

  Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV Бөтенроссия съездына багышланган рәсми веб-сайт эшли башлады. Мәскәүдә 2-4 сентябрьдә “Крокус Экспо” күргәзмә үзәгендә узачак ул съезд турында җентекле белешмәләрне www.eco2013.info сайтында табарга мөмкин.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы оештырган съездның максаты – кискен экологик проблемаларны тикшерү, аларны чишү юлларын эзләү, Россиянең табигать саклау законнарын камилләштерү. Катнашучылар ачык бәхәс формасында, илнең төп экологик чарасы кысаларында, әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен тикшерәчәкләр.


3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Казанда Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV Бөтенроссия съездына делегатлар күрсәтү конференциясе булып узды. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы боерыгына ярашлы рәвештә Татарстан өчен билгеләнгән квота буенча, съездда республикабыздан 52 делегат катнашачак. Шулар арасында – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Иҗтимагый Палатасы хезмәткәрләре, индустрия комплексының иң яхшы һәм үтемле технологияләр иңдерүче предприятиеләре җитәкчеләре һәм экологлары, муниципалитетлар вәкилләре, иҗтимагый экологик хәрәкәт активистлары, фән, мәгариф һәм табигать саклау органнары вәкилләре.
Бүген Лаеш районы Караеш авылында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Лаеш районы администрациясе һәм Татарстан Яшьләр берлеге ярдәме белән Efes Rus компаниясе төзекләндергән саф сулы чишмәне ачу тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, Efes Rusның регионнарда корпоратив мөнәсәбәтләрне үстерү буенча директоры Станислав Аверьянов, Татарстан Яшьләр берлеге рәисе Светлана Пермякова, авыл башлыгы Людмила Стерякова һәм авылда яшәүчеләр катнашты.

2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстанда кеше хокуклары Вәкиле Аппаратында Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләти информация системасы (ДИС) эшчәнлеге буенча тармак-ара комиссия утырышы булып узды. Анда республика министрлыклары һәм тармаклары вәкилләре катнашты. Утырышта системаның эшчәнлеге проблемалары һәм аларны чишү юллары каралды.
Татарстанда кеше хокуклары буенча Вәкил Сария Сабурская “Халык контроле” системасындагы үзгәрешләр турында сөйләде: системаның баш модераторы итеп Кеше хокуклары буенча вәкил билгеләнгән, “Халык контроле”ндә “Торак-коммуналь хуҗалык” һәм “Тышкы реклама бозышлары” дигән ике яңа категория барлыкка килгән, “планга кертелгән” статусын хәзер системада бер тапкыр гына куярга була, хәбәрне карау срогын үзгәртү 30 көннән 10 көнгә кадәр кыскартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International