ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның ноябрендә Халыкара Вәкилләр Үзәге һәм Бөтенроссия суда коткару җәмгыяте (ВОСВОД), Россия Федерациясенең Әйләнә-тирәлекне саклау елы чаралары кысаларында, “Милләтнең экологик куркынычсызлыгы – дәүләтнең көче” Халыкара Конгрессы Утырышын үткәрәләр.

1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында хезмәт ветераннарына хөрмәт күрсәтелде. Бирегә җыелган олы яшьтәгеләрне сәламләү сүзләре белән министр Артем Сидоров чыгыш ясады. “Бу күркәм көн өлкәннәргә карата булган тирән хөрмәтебезне белдерү өчен тагын бер мөмкинлек бирә”, – диде ул.

30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы бара. Аның кысаларында 28 сентябрьдә, “Буревестник” спорт комплексында мини-футбол ярышларының төркем этабы булып узды. Шобага нәтиҗәләре буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасына көндәшлеккә Татарстанның Хезмәт, шөгыльлелек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Саулык саклау министрлыгы командалары чыкты. Экологлар командасы 7:0 һәм 7:1 исәбе белән ике ышанычлы җиңү яулап, төркемдә беренчелекне алды һәм 1/8 финалга чыкты. 5 октябрьдә экологларга каршы Татарстан Министрлар Кабинеты командасы уйнаячак.

27
сентябрь, 2013 ел
җомга
 Бүген Казанда, Инженерлык белеме буенча халыкара IGIP симпозиумы кысаларында, “Табигать саклау чараларының нәтиҗәлелеген күтәрү факторы буларак экологларның квалификациясен күтәрү” дигән темага семинар үткәрелде, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рәмил Низамов та катнашты. Уз чыгышында ул: “Хәзерге вакытта бер генә җитештерү дә, бер генә предприятие дә әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясый торган шартларда эшли алмый.
       Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды, анда Советның рәисе билгеләнде. Ул вазифа Күл һәм елга балык хуҗалыгы фәнни тикшеренү дәүләт институтының Татарстан бүлекчәсе өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Калайдага тапшырылды. Аның кандидатурасы күпчелек тавыш белән якланды. Шул турыда боерык якын арада әзер булачак.
        Министрлыкның матбугат хезмәте
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Казанның Дәрвишләр бистәсендәге урман массивында битум җыештыру эшләре белән танышты. Территориянең төп өлеше җыештырылган иде инде. Ләкин, министрның сүзләренә караганда, алда иң катлаулы һәм мәшәкатьле эш тора: битум иң кыен җирләрдә – агачлар арасында калган. Якын арада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы битумны андый җирләрдән җыештыру буенча өмә оештырачак.
         Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына ярашлы рәвештә 2013 елның 2-4 декабрендә Мәскәүдә Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV Бөтенроссия съезды үткәреләчәк.
           Съездда әйләнә-тирәлекне саклау белән идарә итү, табигатьтән рациональ файдалану, әйләнә-тирәлекнең торышын яхшырту, экологик куркынычсызлык, экологиянең ил экономикасындагы һәм халык хуҗалыгындагы роле, Россия Федерациясе субъектларының һәм чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсе турындагы көнүзәк мәсьәләләр каралачак.

26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Әйләнә-тирәлек елына багышлап “Табигать белән гармониядә” конкурсы үткәрә. Анда кеше һәм табигать бәйләнешләрен, ресурсларны һәм табигый төрлелекне саклау мәсьәләләрен яктыртучы журналистлар һәм фотографлар катнаша ала.
5 номинация билгеләнгән: “Сихри матурлык”; “Танылмаган Россия”, “Россиянең яшел технологияләре”; “Йөзгә-йөз”; “Экотурист сукмагыннан”. Күрсәтелгән һәр номинациядә иң яхшы белешмә материалы һәм иң яхшы фотография (фотографияләр сериясе) категорияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
             Түбән Камада Түбән Кама индустрия узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы булып узды, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин рәислек итте. Утырыш кысаларында эш төркеме әгъзалары “Түбән Кама-нефтехим” ААҖ балансында булган калдыклар урнаштыру объектларында экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, Түбән Кама индустрия узелы предприятиеләренең атмосфера һавасы торышын күзәтү стационар постларыннан файдалануы буенча һәм Түбән Кама муниципаль районында әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтүнең территориаль системасын үстерү буенча арытаба эшләргә кагылышлы мәсьәләләрне тикшерделәр. Шул турыда “Экологик патруль” программасын карагыз, аңа http://trt-tv.ru/ekologicheskij-patrul/ekologicheskij-patrul-21-09-13/ юнәлтмәсеннән күчә аласыз.
Министрлыкның матбугат хезмәте
      14 – 21 сентябрьдә Россия Федерациясенең 80 регионында “Бергә эшлик” бөтенроссия табигать саклау акциясе үткәрелде. Анда 1 миллионлап кеше катнашты. Татарстан территориясендә акцияне Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды, аңа шулай ук муниципаль районнар кушылды. Администрацияләр һәм министрлыкның территориаль идарәләре көче белән территорияләр җыештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International