Түбән Кама автозаправкаларына рекуперация системалары куелачак

2013 елның 8 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Түбән Камада булып, шәһәр территориясендә урнашкан автозаправка станцияләренә 2013-2015 елларда мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары кую мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсен тормышка ашыру кысаларында уздырылды. Проектның максаты – атмосферага токсик һәм канцероген матдәләр чыгаруны минимумга калдыру.
Проектны ике этапта тормышка ашыру ният ителә. Беренчесенә Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама кертелгән. Инде бу бурычны үтәүнең графигы төзелгән, аңа Түбән Кама муниципаль районында булган 29 автозаправка станциясенең 21енә махсус җиһазлар кую кертелгән. Якын көннәрдә бу исемлеккә калган автозаправкалар да кертеләчәк.
Түбән Кама үз территориясендә эре нефть химиясе һәм нефть эшкәртү объектлары тыгыз урнашкан, экологик яктан иң “катлаулы”ларның берсе булган төбәкләр исәбенә керә. Пычратуларның шактый өлеше автозаправка станцияләренә туры килә. Моны пычраткыч матдәләр концентрациясенең нәкъ менә автозаправкаларда рөхсәт ителгән чиктән ашуын көн саен теркәүче мониторинг нәтиҗәләре дә раслый. Яңа система исә шәһәрнең экологик торышын яхшыртырга һәм кеше саулыгына зыянны минимумга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Түбән Кама муниципаль районы Матбугат хезмәте материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International