Экологик белем бирү буенча Өченче Бөтенроссия конференциясе

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
2013 елның 7–8 ноябрендә Мәскәүдә Экологик белем бирү буенча Өченче Бөтенроссия конференциясе уздырыла. Аның максаты – экологик белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсен өйрәнү һәм яңа юлларын ачыклау.
Конференция кысаларында пленар утырыш һәм “Югары мәктәп системасында экологик белем бирүне үстерү”, “Тотрыклы үсеш максатларында экологик белем бирү”, “Экологик агартуның яңа юллары, формалары һәм алымнары”, “Гомуми белем бирү системасында экологик белем бирү” дигән тематик секцияләр оештырылачак.
Конференциядә катнашырга федераль һәм региональ закон чыгаручы һәм башкарма хакимият органнарының, югары һәм гомуми уку йортларының вәкилләре, экологик белем һәм тәрбия бирү белгечләре, иҗтимагый һәм экологик оешмалар чакырыла.
Тулырак белешмәләр http://greenlight-int.org/ сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International