Кама аръягы территориаль идарәсендә студентлар өчен шөгыль үткәрелде

2013 елның 22 ноябре, җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре экологик колледж студентлары өчен практик шөгыль үткәрделәр. Алар студентларга атмосфера һавасына индустриаль ташлаулар анализы бүлегенең һәм су, һава, туфрак анализы секторының эшчәнлеге турында сөйләделәр, аналитик лаборатория белән таныштырдылар, суны, туфракны, һаваны тикшерү өчен заманча стандартларга ярашлы эш җиһазларын һәм приборларын күрсәттеләр.
Кама аръягы территориаль идарәсе материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International