Әйләнә-тирәлекнең сыйфатын яхшырту өчен инновацион космик технологияләр кулланырга ниятлиләр

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Җирне космостан дистанцион зондлау системасын куллана башлады. Беренче космик сүрәтләү өчен Ерак Көнчыгыш территориясе сайлап алынды. Экология министры Сергей Донскойның әйтүенчә, дистанцион зондлау методикасы традицион планлы тикшерүләрдән күп яклары белән өстенрәк, чөнки өзлексез һәм объектив. Ул элек теркәлмәгән урыннарны теркәргә, бюджет керемнәрен арттырырга, дәүләткә җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның законсыз эшчәнлеге салган зыянны бетерергә мөмкинлек бирә. Лицензион йөкләмәләрен бозучылар гадәттә файдалы казылмаларны вәхши алымнар белән чыгаралар, ә бу әйләнә-тирәлеккә төзәткесез зыян сала. Дистанцион зондлау методын кертү, шулай итеп, җир асты байлыкларыннан файдалану урыннарында экологик хәлнең яхшыруына китерәчәк.
Белешмә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы сайтыннан.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International