Татарстан һәм Бурятия министрлыклары арасында Хезмәттәшлек килешүенә кул куелды

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Бурятия Республикасы Табигый байлыклар министрлыгы белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Бурятия Табигый байлыклар министры Баир Ангаев имзалады.
Баир Ангаев Татарстанның “Саф һава” операциясен үткәрү һәм “Халык контроле”, “Татарстан Республикасының экологик картасы” мәгълүмәт системаларын иңдерү буенча тәҗрибәсе белән дә кызыксынды. Ул шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының эшчәнлеге белән танышты, Васильченко урамындагы чүп-чар эшкәртү заводында булды, атмосфера пычрануга автоматик контроль буенча стационар постны һәм күчмә станцияне карады.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International