Экологлар резинаны икенчел эшкәртү заводында булдылар

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
      Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Министрлыкның Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе башлыгы Альберт Шубин Теләче районында “Кряж” ҖЧҖ – тузган шиннәрне һәм резинотехник эшләнмәләрне икенчел эшкәртү заводының эше белән таныштылар.
       Рөстәм Камаловның әйтүенчә, безне тирәләп алган әйберләрнең 90%ы нефть эшкәртү продуктларыннан тора. Андый материаллар (шул исәптән резинотехник эшләнмәләр, тузган автомобиль шиннәре һәм покрышкалары) эшкәртүгә күбрәк киткән саен, әйләнә-тирәлек азрак чүпләнәчәк.
       Бу турыда “Экологик патруль программасында тулырак әйтелгән. Юнәлтмә: http://trt-tv.ru/ekologicheskij-patrul/ekologicheskij-patrul-16-11-13/
       Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International