15 ноябрь – Бөтендөнья рециклинг көне

2013 елның 15 ноябре, җомга
Бүген Бөтендөнья рециклинг ягъни икенчел эшкәртү көне билгеләп үтелә. Чараның төп максаты – хакимиятнең, җәмәгатьчелек һәм индустрия структураларының игътибарын ресурсларның чикле булуына, әзер продукциянең бәясен очсызлырак чимал исәбенә төшерүгә юнәлтү һәм әйләнә-тирәлек пычрануга каршы көрәш.
Икенчел эшкәртү (калдыклар рециклингы, аларны утильләштерү) дип чүп-чарны яисә җитештерү калдыкларын яңадан файдалануны ягъни әйләнешкә кайтаруны атыйлар.
Беренче тапкыр бу көн 1997 елда Америка Кушма Штатларында билгеләп үтелде. Анда халыкны калдыкларны икенчел эшкәртүгә тапшыру һәм икенчел чималдан эшләнгән продукция сатып алу белән кызыксындыру максат итеп куелган иде. Әкренләп бу чара АКШтан читкә дә таралды. Күп кенә илләрдә бу көндә, традиция буенча, халыкны чүп-чар эшкәртү һәм икенчел чимал җыю белән таныштыру буенча семинарлар, экскурсияләр үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International