«VTA Austria GmbH» һәм «VTA-Татарстан» компаниясе вәкилләре белән очрашу

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
       Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында министр Артем Сидоров Австриянең “VTA Austria GmbH” һәм “VTA-Татарстан” компаниясе вәкилләре белән очрашу булып узды. Анда VTAның Россия территориясендә юынты суларны чистарту белән бәйле мәсьәләләрне чишүдәге тәҗрибәсе күрсәтелде, шулай ук “Казан милли технологик тикшеренүләр университеты”ның индустриаль биотехнологияләр кафедрасы лабораториясенең бәйсез лаборатор тикшерүләре нәтиҗәләре каралды.
      Киңәшмә йомгаклары буенча VTA Biokat P 500 һәм VTA 1085 SF реагентларын Казандагы һәм Түбән Камадагы суүткәргеч-канализация хуҗалыгы предприятиеләренең чистарту корылмаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аккредитацияле лабораториясе катнашында лаборатор сынауларны дәвам итү кирәклеге турында карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International