Быел декабрь башында Арча районы Яңа Чүриле психоневрологик интернаты янындагы территориядә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары 150 мм диаметрлы торбадан хуҗалык-көнкүреш юынты суларын чистартмыйча һәм зарарсызламыйча үз агымы белән түгү очрагын ачыкладылар. Пычранган су Кече Мишә елгасы кушылдыгы булган, Яңа Чүриле торак пункты аша Саба районына таба ага торган Исемсез инешкә агып төшә.
Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова да катнашты.