Экология министрлыгы хезмәткәрләре баскетбол ярышларының 1/8 финалына чыкты

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы бара. Аның кысаларында 7 декабрьдә “Төзүче” спорт комплексында баскетбол ярышларының төркемле этабы булып узды. Шобага салу буенча, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына каршы Татарстан Экономика министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт Советы командалары уйнаячак булды. Экология министрлыгы командасы 13:5 һәм 11:6 исәбе белән ике җиңү яулап төркемдә 1 урынны алды һәм баскетбол ярышларының 1/8 финалына чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International