«ЭКОлидер», «Кеше һәм табигать» конкурсларына йомгак ясалды

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
10 декабрьдә сәгать 10да “Корстон” ДТРКда “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырыла. Еллык республика конкурсларының быелгылары Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган.
Быел “ЭКОлидер” конкурсында Татарстан Республикасы территориясендә эш итүче индустрия, агроиндустрия һәм торак-коммуналь комплекс тармакларының 300ләп предприятие һәм оешмасы, хосусый эшмәкәрләр, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары һәм берләшмәләре, мәгариф, мәдәният, социаль сфера һәм саулык саклау оешмалары, дини оешмалар һәм берләшмәләр катнашты.
“Кеше һәм табигать” конкурсында Татарстан Республикасы территориясендә эш итүче матбугат һәм Интернет басмаларының, телерадиокомпанияләрнең 150дән артык журналисты (шул исәптән фотожурналисты) катнашты.
Җиңүчеләрнең исемнәре 10 декабрьдә сәгать 10да “Корстон” ДТРКда, бүләкләү тантанасында аталачак.
Журналистлар чарага (843)267-68-22 телефоны буенча аккредитацияләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International