13 декабрьдә «Саф караш» конкурсында җиңүчеләр бүләкләнә

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
13 декабрь көнне 14.00дә технопаркта, “IT-парк” югары технологияләр сферасында, “Саф караш” конкурсын йомгаклау һәм анда җиңүчеләрне бүләкләү уздырыла. Быел конкурска Россия Федерациясенең 20 субъектыннан 200дән артык эш тәкъдим ителде.
Республика яшьләренең “Саф караш” экологик реклама конкурсы халыкны әйләнә-тирәлекне саклауга җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә.
Журналистларны аккредитацияләү 267-68-22 телефоны буенча.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International