ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы – 2014” ярышларында катнашачак. Күмәк чаңгы ярышы 2 февральгә билгеләнгән. Быел ярышлар өч урында узачак. Төп старт “Урман арты” бистәсенең “Кояшлы” савыктыру лагеры каршында 12.00дә оештырыла. Аннан тыш, “Россия чаңгы юлы-2014” тагын ике урында – Идел буе районы Имәнлек урамының урман паркында һәм Совет районы Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта үткәрелә.

20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖнең Әмирхан урамында урнашкан 184нче автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системасының эше белән танышты. Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре исә һава пробалары алдылар.
Бу ягулык станциясенә зарарлы матдәләр чыгаруны киметү системасы 2013 елның язында куелган иде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рейд вакытында Буа шәһәре территориясеннән яңгыр суларын агызучы дренаж канауны тикшерделәр. Казан-Ульяновск автоюлы буендагы бу дренаж канауның сул ягында “Буа шикәре” ҖЧҖнең кайтма су әйләнеше системасы һәм суыткыч буалары урнашкан, шул буалардан канауга калдыклар агызыла, нәтиҗәдә 150 квадрат метр территориядә туфрак пычранган. Административ тикшеренү барышында махсус аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре лаборатор анализ өчен туфрак һәм су пробалары алды. Юридик һәм вазифалы затларга административ бозулар турында КоАП РФ 8.2 ст. буенча беркетмәләр төзелде.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Декабрь азагында Татарстан мәктәпләрендә Әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган “Чисталык дәресе” табигать саклау һәм экологик белем бирү республика акциясе үткәрелде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белешмәләре буенча, анда 149239 укучы катнашкан. Акция класс сәгатьләре, актив уен һәм иҗат чаралары рәвешендә үткәрелгән.
Мисал өчен, Әлки районында шундый чаралар үткәрелгән:
1-4 класслар – “Билгесез юлларда” дигән экологик белемнәр уены, “Табигать – йортыбыз”, “Без табигать дуслары” темаларына әңгәмәләр

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “ТехИнжинирингГруп” ҖЧҖендә пластик калдыкларны грануллау линиясе белән таныштылар.
Бу технология калдыкларны тирән эшкәртүе, теләсә нинди пластмассаны, шул исәптән мотор мае канистрларын эшкәртә алуы һәм суны йомык циклда куллануы белән өстенлекле
Танышу вакытында пластик грануляттан алына торган актык продукция үрнәкләре дә күрсәтелде. Болар – базарда сорала торган полиэтилен һәм полипропилен канализация торбалары, кабель сузу торбалары (кабель-каналлар), җир мелиорациясендә кулланыла торган перфорацияле дренаж торбалары.

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров ЮНИДО проектының Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, “Средволгаводхоз” су хуҗалыгы дәүләти федераль оешмасы директоры Фоат Мөхәммәтшин катнашты. Очрашу барышында Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларының су саклау зоналарын яңадан торгызу чараларын күздә тоткан проект тикшерелде.
Бүген Казанда Идел буе федераль округының Табигатьтән файдалану күзәтчелеге федераль службасы идарәсе һәм департаментының киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды, анда 2013 елга йомгак ясалды. Киңәшмәдә Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Идел буе федераль округы буенча Россия табигать күзәтчелеге департаменты башлыгы Анатолий Шаталов, Россия Табигать күзәтчелеге идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты. Катнашучылар эшчәнлекләре экологик проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән предприятиеләрнең белешмә-күргәзмә мәйданнары белән таныштылар.

14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Җәмәгать контроле, көнүзәк проблемаларга күзәтчелек, халык фикерен өйрәнү һәм кайтма бәйләнеш булдыру максатыннан, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы әйләнә-тирәлекне саклау буенча “Табигатебез” дәүләти җәмәгать контроле һәм белешмә системасын төзеде. Татарстан Республикасында шундый ук “Халык контроле” һәм “Дәүләти экологик күзәтчелек” системалары 2012 елның апреленнән бирле эшли. 2012 елның ноябрендә бу системалар Мәскәүдә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров тарафыннан тапшырылган иде. (Киңәшмәдә шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.)
13 январьда “Татарстан ДТРК” радиосының “Вакыйгалар панорамасы – Яңа көн” программасы экология мәсьәләләренә багышланды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы йомгаклары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Министрлык алдына 2013 елда куелган бурычлар тулы күләмдә үтәлгән, киң күләмле тәрбия-аңлату һәм Татарстанның әйләнә-тирәлеген савыктыру чаралары үткәрелгән. Тапшыру “туры эфир” режимында үтте, аның барышында Экология министрлыгы адресына сораулар һәм рәхмәтләр белән уннарча тапкыр шалтыраттылар. Сораулар Министрлык контроленә алынды.

30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнеш бүлегенең башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова Татарстан буенча Юл куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе белән күпьеллык хезмәттәшлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына юнәлтелгән чараларга ярдәм күрсәтүе өчен Инспекциянең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Грамота бүген Татарстан буенча ГИБДД идарәсендә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International