ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск районы территориясенә күзәтү барышында “Төзекләндерү һәм Яшелләндерү” ҖЧҖ, “Нефтестрой” ҖЧҖ предприятиеләренә һәм Камышлы елгасының су саклау зонасында хуҗалык итүче кайбер хосусый эшмәкәрләргә карата административ тикшерү кузгаттылар. Алар Камышлы елгасыннан алган су пробаларында бакыр буенча рөхсәт ителгән иң зур концентрация (ПДК) арттырылган булып чыкты.

31
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Бүген IT паркта, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары” дип аталган утырышы булып узды
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоровның әйтүенчә, узган ел республика экологлары өчен ике зур вакыйга – Россия Федерациясендә Әйләнә-тирәлекне саклау елы, ә Татарстанда Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы үткәрелү белән, шулай ук Казанда Бөтендөнья Универсиадасы үткәрелү белән истәлекле булган. Төп тырышлык әйләнә-тирәлекнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Чараларны планлаштыру һәм күзәтчелек эшләре экологик мониторинг белешмәләренә нигезләп алып барылган.


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2 февральдә Халыкара сулы-сазлы җирләр көне билгеләп үтелә. Бу көндә үткәрелә торган чаралар планетабызның тотрыклы хәле өчен сулы-сазлы җирләрнең әһәмиятенә игътибар юнәлтәләр.
1971 елның 2 февралендә Иранның Рамсар шәһәрендә сулы-сазлы җирләрнең бигрәк тә су кошлары өчен халыкара әһәмияте буенча конвенциягә (Рамсар конвенциясенә) кул куелган иде. Аның төп максаты булып дөньяның тотрыклы үсешенә ирешү өчен сулы-сазлы җирләрне саклау һәм бәрәкәтле файдалану тора. Сулы-сазлы җирләрнең халыкара көне беренче тапкыр 1997 елда билгеләп үтелде.
2014 елның 21-24 апрелендә Санкт-Петербургта “Өмет меридианы” Дүртенче Бөтенроссия экологик кинофестивале уздырыла, ул Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы һәм Санкт-Петербург кинематографистлар берлеге тарафыннан 2011 елда нигезләнгән иде. Чара гражданнар игътибарын уңайлы әйләнә-тирәлекне саклау проблемаларына җәлеп итүгә, илнең экологик тематикалы фильмнар төшерүче кинематографистларын берләштерүгә, дөньяга экологик караш һәм экологик культура тәрбияләүгә юнәлтелгән.

29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген “Корстонда” Татарстан премьер-министры Илдар Халиков катнашында, Татарстан буенча Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау федераль идарәсенең (Роспотребнадзорның) коллегия утырышы булып узды.
Роспотребнадзорның Экология министрлыгы белән бәйләнешләре турында доклад белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, Казан шәһәрендә атмосфера һавасын пычратуның стационар чыганаклары (предприятиеләр) һәм автотранспорт агымнары турында белешмәләр базасы, шулай ук шәһәрнең атмосфера һавасындагы пычраткыч матдәләр күләме буенча Министрлык һәм Роспотребнадзор идарәсе үткәргән үлчәүләр Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү барышында атмосфера һавасының тиешле сыйфатын тәэмин итүче чаралар комплексын әзерләү өчен файдаланылган.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайты “Татар телендәге иң яхшы сайт” номинациясендә III урынны алды. Бу дәрәҗә һәм бүләк бүген Татарстан Мәгълүмәт һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә тапшырылды.

28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (Роснедра) җир асты байлыкларыннан файдаланучылар һәм геологик оешмалар өчен махсус интернет-портал төзергә ниятли, анда “шәхси кабинет”та теркәлергә мөмкин булачак. Бу минераль чимал базасын яңадан торгызу программалары, җир асты байлыкларыннан файдалану шартларының торышы буенча белешмәләр һәм проект документлары, статистик һәм аналитик белешмәләр алуга юл ача.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциягә каршылык, шулай ук 2014 елда “көнкүреш коррупциясенә” юл куймау мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәләр министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә үткәрелде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары “Көнкүреш электроникасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитештерү һәм куллану калдыкларын туфракка ташлавын ачыкладылар. Административ тикшерү барышында билгеле булганча, биналарны, шул исәптән көнкүреш техникасы кибетен ремонтлаганда калдыклар белән эш итүнең экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләре үтәлмәгән.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Fisia Babcock” концерны вице-президенты Георг Гешвендтас әфәнде белән очрашты. Очрашу барышында бу Германия концернының чүп-чар яндыру заводы төзү турындагы тәкъдиме каралды. Тәкъдим ителгән инвестиция проекты калдыкларны термик юк итеп электр һәм җылылык энергиясе алуны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International