Экология министры автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системасы белән танышты

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖнең Әмирхан урамында урнашкан 184нче автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системасының эше белән танышты. Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре исә һава пробалары алдылар.
Бу ягулык станциясенә зарарлы матдәләр чыгаруны киметү системасы 2013 елның язында куелган иде.
2015 елга кадәр Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә урнашкан барлык автоягулык станцияләрен рекуперация системалары белән җиһазлап чыгу ният ителә. Арытаба бүтән торак пунктлардагы ягулык станцияләре дә җиһазланачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International