Экология министрлыгы белгече Автоинспекциянең мактау грамотасы белән бүләкләнде

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнеш бүлегенең башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова Татарстан буенча Юл куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе белән күпьеллык хезмәттәшлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына юнәлтелгән чараларга ярдәм күрсәтүе өчен Инспекциянең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Грамота бүген Татарстан буенча ГИБДД идарәсендә тапшырылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International