Экология министрлыгы белгечләре пластик калдыкларны эшкәртү технологиясе белән таныштылар

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “ТехИнжинирингГруп” ҖЧҖендә пластик калдыкларны грануллау линиясе белән таныштылар.
Бу технология калдыкларны тирән эшкәртүе, теләсә нинди пластмассаны, шул исәптән мотор мае канистрларын эшкәртә алуы һәм суны йомык циклда куллануы белән өстенлекле
Танышу вакытында пластик грануляттан алына торган актык продукция үрнәкләре дә күрсәтелде. Болар – базарда сорала торган полиэтилен һәм полипропилен канализация торбалары, кабель сузу торбалары (кабель-каналлар), җир мелиорациясендә кулланыла торган перфорацияле дренаж торбалары.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International