Бүген Казанда Идел буе федераль округының Табигатьтән файдалану күзәтчелеге федераль службасы идарәсе һәм департаментының киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген Казанда Идел буе федераль округының Табигатьтән файдалану күзәтчелеге федераль службасы идарәсе һәм департаментының киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды, анда 2013 елга йомгак ясалды. Киңәшмәдә Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Идел буе федераль округы буенча Россия табигать күзәтчелеге департаменты башлыгы Анатолий Шаталов, Россия Табигать күзәтчелеге идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты. Катнашучылар эшчәнлекләре экологик проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән предприятиеләрнең белешмә-күргәзмә мәйданнары белән таныштылар.
Киңәшмәне Идел буе федераль округы буенча Россия табигать күзәтчелеге департаменты башлыгы Анатолий Шаталов ачты. Тулаем, ул республикада экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән эшне уңай бәяләде. Нефть шламнарын утильләштерү буенча максатчан программаның уңышлы башкарылуын әйтеп үтте. Программа бу мәсьәләне чишүдә артка калучы регионнар, шул исәптән Башкортстан һәм Самара өлкәсе өчен дә үрнәк була алыр иде, дип белдерде. Төп мәсьәлә сыйфатында исә каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүне атады. Татарстанда 50 махсус полигон бар, әммә бу өлкәдә эшне көчәйтергә кирәк, атап әйткәндә – калдыкларны сортлап эшкәртергә мөмкинлек бирә торган заманча технологияләр системасын төзергә кирәк.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров үз докладында атмосфера һавасын пычрату буенча җыелма хисаплар системасын куллануга аеруча игътибар итте. Хәзерге вакытта республиканың Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек эре шәһәрләре өчен системаны әзерләү төгәлләнеп килә. Якын арада Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге идарәсе атмосфера һавасын пычратучы барлык матдәләр буенча нормативларны билгеләү инструментына ия булачак. Бүген Казанда 413 пычраткыч матдәнең 18е генә нормалаштырыла. Җыелма хисаплар системасын куллану нормалаштыру эшләренең нәтиҗәлелеген арттырачак һәм республиканың эре шәһәрләрендә һәм индустрия үзәкләрендә атмосфера һавасын пычрату кимәлен шактый төшерүгә китерәчәк. Министр шулай ук Түбән Кама индустрия узелында экологик куркынычсызлык программасының уңышлы тормышка ашырылуы турында сөйләде. Татарстан хезмәттәшлек өчен һәрвакыт ачык, күршеләр тәҗрибәсен өйрәнергә, үз казанышларын бүтән регионнар белән уртаклашырга әзер, дип белдерде.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан премьер-министры Илдар Халиков 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү көннәрендә аеруча тырышып эшләгән өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул эре предприятиеләр белән эшләүгә югары бәя бирде, мисал итеп “Нәфис Косметикс” компаниясе белән килешү аркылы специфик матдәләр ташлауны бетерүне искә алды. Республикада кыска дәвердә чишелешле проблемалар юк, әммә калдыкларны утильләштерү һәм җыелган зыянны бетерү өлкәсендә чишелмәгән проблемалар бар. Без аларны уртак хезмәттәшлек аркылы чишә алабыз, – дип нәтиҗә ясады Илдар Халиков.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International