Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан “Буа шикәре”ндә экологик бозулар ачыкланды

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рейд вакытында Буа шәһәре территориясеннән яңгыр суларын агызучы дренаж канауны тикшерделәр. Казан-Ульяновск автоюлы буендагы бу дренаж канауның сул ягында “Буа шикәре” ҖЧҖнең кайтма су әйләнеше системасы һәм суыткыч буалары урнашкан, шул буалардан канауга калдыклар агызыла, нәтиҗәдә 150 квадрат метр территориядә туфрак пычранган. Административ тикшеренү барышында махсус аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре лаборатор анализ өчен туфрак һәм су пробалары алды. Юридик һәм вазифалы затларга административ бозулар турында КоАП РФ 8.2 ст. буенча беркетмәләр төзелде.
Алынган пробаларны анализлау нәтиҗәләре буенча туфракка китерелгән зыян күләмен исәпләп, предприятиегә претензия һәм административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча күрсәтмә җибәреләчәк
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы ТИ материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International