«Чисталык дәресе» акциясендә 150 меңләп укучы катнашты

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Декабрь азагында Татарстан мәктәпләрендә Әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган “Чисталык дәресе” табигать саклау һәм экологик белем бирү республика акциясе үткәрелде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белешмәләре буенча, анда 149239 укучы катнашкан. Акция класс сәгатьләре, актив уен һәм иҗат чаралары рәвешендә үткәрелгән.
Мисал өчен, Әлки районында шундый чаралар үткәрелгән:
1-4 класслар – “Билгесез юлларда” дигән экологик белемнәр уены, “Табигать – йортыбыз”, “Без табигать дуслары” темаларына әңгәмәләр;
5-6 класслар – “Табигатьне ярату – чын ярату” класстан тыш экология чарасы, “Планетабызны саклагыз” әңгәмәсе, “Экология һәм саулык” брейн-рингы, “Табигатьне коткарыйк”, “Планетаны чүп-чардан ничек сакларга” класс сәгатьләре;
7-8 класслар – “Экологик проблемалар һәм аларны чишү юллары”, “Җирнең экологик проблемалары” әңгәмәләре, “Экология – Россиянең киләчәге” дәресе;
9-10 класслар – “Табигатебезне саклыйк!”, “Экология һәм культура – Россиянең киләчәге”, “Озын гомер серләре”, “Табигать язмышында үз язмышыбыз”, “Экологик куркынычсызлык” класс сәгатьләре.
Шундый ук чаралар Татарстанның бөтен районнарында да булып узды. “Экологик культура – Россиянең киләчәге” темасына ачык дәресләр, “Көнкүреш калдыклары проблемасы – иҗтимагый мәдәният проблемасы”, “Табигатьтә әдәп”, “Табигать – йортыбыз” темаларына әңгәмәләр, “Чиста тирәлектә яшәргә телибез” түгәрәк өстәлләре, “Туган як табигатен беләсеңме?” викториналары, “Экология һәм культура – Россиянең киләчәге”, “Җир – уртак йортыбыз”, “Кешелекнең глобаль проблемалары” дәресләре үткәрелде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча
ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International