Бүген Экология министрлыгында ЮНИДО проектының милли координаторы кабул ителде

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров ЮНИДО проектының Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, “Средволгаводхоз” су хуҗалыгы дәүләти федераль оешмасы директоры Фоат Мөхәммәтшин катнашты. Очрашу барышында Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларының су саклау зоналарын яңадан торгызу чараларын күздә тоткан проект тикшерелде.
Татарстан ЮНИДО белән эшлекле бәйләнештә тора. Артем Сидоров Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ЮНИДО арасында арытаба да уңышлы һәм үзара отышлы хезмәттәшлеккә өметләр белдерде.
Татарстан белән хезмәттәшлек меморандумы нигезендә инде әйләнә¬-тирәлекне саклауга юнәлтелгән өч проект тормышка ашырыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International