Санкт-Петербургта «Өмет меридианы» Дүртенче Бөтенроссия экологик кинофестивале уздырыла

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2014 елның 21-24 апрелендә Санкт-Петербургта “Өмет меридианы” Дүртенче Бөтенроссия экологик кинофестивале уздырыла, ул Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы һәм Санкт-Петербург кинематографистлар берлеге тарафыннан 2011 елда нигезләнгән иде. Чара гражданнар игътибарын уңайлы әйләнә-тирәлекне саклау проблемаларына җәлеп итүгә, илнең экологик тематикалы фильмнар төшерүче кинематографистларын берләштерүгә, дөньяга экологик караш һәм экологик культура тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Кинофестиваль кысаларында балалар һәм үсмерләр киносы конкурсын, шулай ук Икенче регион-ара фәнни-практик конференция үткәрү күздә тотыла.
Конкурста катнашу өчен экологик юнәлешле фильмнар һәм сюжетлар төшерүче кинематографистлар, тележурналистлар, балалар чакырылачак. Фестивальдә катнашуга гариза формасына һәм конкурс регламентына юнәлтмә:
http://dsc.nw.ru/pages/press_centr.files/KF_MeridanNadeghd_4.htm
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International