Экология министры «Fisia Babcock» концерны вәкилләре белән очрашты

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Fisia Babcock” концерны вице-президенты Георг Гешвендтас әфәнде белән очрашты. Очрашу барышында бу Германия концернының чүп-чар яндыру заводы төзү турындагы тәкъдиме каралды. Тәкъдим ителгән инвестиция проекты калдыкларны термик юк итеп электр һәм җылылык энергиясе алуны күздә тота.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International