Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары су саклау зонасы чикләрендә урнашкан объектларны җиһазлау таләпләрен үтәмәгән өчен административ материал төзеделәр

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск районы территориясенә күзәтү барышында “Төзекләндерү һәм Яшелләндерү” ҖЧҖ, “Нефтестрой” ҖЧҖ предприятиеләренә һәм Камышлы елгасының су саклау зонасында хуҗалык итүче кайбер хосусый эшмәкәрләргә карата административ тикшерү кузгаттылар. Алар Камышлы елгасыннан алган су пробаларында бакыр буенча рөхсәт ителгән иң зур концентрация (ПДК) арттырылган булып чыкты.
Әлеге предприятиеләргә карата шул факт (Су саклау зонасы чикләрендә урнашкан хуҗалык объектларын һ.б.ларны су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләмләнүдән һәм корудан саклый торган корылмалар булдыру буенча таләпләрне үтәмәү) 8.45 ст. 1 ө. буенча административ материал төзелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International