Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары “Көнкүреш электроникасы” җәмгыятенең экологик законнарны бозуын ачыклады

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары “Көнкүреш электроникасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитештерү һәм куллану калдыкларын туфракка ташлавын ачыкладылар. Административ тикшерү барышында билгеле булганча, биналарны, шул исәптән көнкүреш техникасы кибетен ремонтлаганда калдыклар белән эш итүнең экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләре үтәлмәгән. Чүп-чар туфракка ташланган, 1-2 класс куркынычлы калдыкларны (терекөмешле лампаларны) вакытлыча саклау таләпләре бозылган. Материаллар Чаллы шәһәр судына тапшырылды. Суд карары белән “Көнкүреш электроникасы” ҖЧҖнең эшчәнлеге 30 тәүлеккә туктатылды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International