Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (Роснедра) «Җир асты байлыкларыннан файдаланучының шәхси кабинеты» интерактив сервисын төзергә ниятли

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (Роснедра) җир асты байлыкларыннан файдаланучылар һәм геологик оешмалар өчен махсус интернет-портал төзергә ниятли, анда “шәхси кабинет”та теркәлергә мөмкин булачак. Бу минераль чимал базасын яңадан торгызу программалары, җир асты байлыкларыннан файдалану шартларының торышы буенча белешмәләр һәм проект документлары, статистик һәм аналитик белешмәләр алуга юл ача. Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар Роснедрага җир асты байлыклары кишәрлекләрен лицензияләү программасына кертү, геологик эзләнү эшләрен федераль бюджет исәбенә финанслау программаларына кертү буенча гаризалар һәм тәкъдимнәр җибәрә алачаклар.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойның фикеренчә, бу сервисны төзү федераль агентлык эшенә “Бердәм тәрәзә” принцибын кертәчәк, җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның Роснедра органнары белән бәйләнешендәге административ киртәләрне киметәчәк, дәүләти функцияләрне һәм хезмәтләрне барлык үтәлеш этапларында да үтә күренмәле итәчәк.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология сайтыннан белешмә.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International