2 февраль – Халыкара сулы-сазлы җирләр көне

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2 февральдә Халыкара сулы-сазлы җирләр көне билгеләп үтелә. Бу көндә үткәрелә торган чаралар планетабызның тотрыклы хәле өчен сулы-сазлы җирләрнең әһәмиятенә игътибар юнәлтәләр.
1971 елның 2 февралендә Иранның Рамсар шәһәрендә сулы-сазлы җирләрнең бигрәк тә су кошлары өчен халыкара әһәмияте буенча конвенциягә (Рамсар конвенциясенә) кул куелган иде. Аның төп максаты булып дөньяның тотрыклы үсешенә ирешү өчен сулы-сазлы җирләрне саклау һәм бәрәкәтле файдалану тора. Сулы-сазлы җирләрнең халыкара көне беренче тапкыр 1997 елда билгеләп үтелде.
1971 елда Рамсар конвенциясенә 18 дәүләт кул куйды, 2000 елда алар 119га җитте, ә хәзер аңа 159 дәүләт кушылган. Рамсар исемлегенә 1836000 квадрат километр мәйданлы 1869 төбәк кертелгән
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International