ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе яклылар һәм “БЕЗ БЕРГӘ!” җәмәгать оешмалары форумы булып узды. Чараны Татарстан Дәүләт советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Төп бурыч сыйфатында ул гражданнарны борчыган мәсьәләләрне формалаштыру һәм аларны чишү механизмнарын эшләү кирәклеген атады.
Чаллыда Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашында киңәшмә уздырылды, анда министрлыкның Кама буе территориаль идарәсенең 2013 елгы эш йомгаклары тикшерелде һәм 2014 елга бурычлары билгеләнде.
Дәүләти экологик күзәтчелек кысаларында 2013 елда регионның 610 предприятиесендә һәм 816 объектында табигать саклау законнарының үтәлеше буенча 1828 тикшерү үткәрелгән. 1328 закон бозу очрагы ачыкланган, аларны бетерү каты контрольгә алынган. Ачыкланган бозу фактлары буенча 1191 беркетмә төзелгән.

11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Әлмәттә Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәнең 2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча киңәшмә булып узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – республиканың Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов һәм Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков катнашты.
Түбән Камада Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсенең “2013 елгы йомгаклар һәм 2014 елга бурычлар турында” киңәшмәсе булып узды, анда Министр урынбасары – Татарстанның Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашты.
Дәүләти экологик күзәтчелек функцияләрен үтәү кысаларында Кама аръягы территориаль идарәсе 2013 елда барлыгы 320 тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә 324 бозыш ачыкланган, 271е бетерелгән. Инспекторлар тарафыннан административ хокук бозулар турында 307 беркетмә төзелгән. Ике миллион сумнан артык административ штраф салынган, шуның 1 577 266 сумы түләтелгән.
Буада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә “2013 елгы эшчәнлеккә йомгаклар һәм 2014 елга бурычлар турында” киңәшмә булып узды, анда Министр урынбасары – Татарстанның табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашты.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсендә “2013 елгы эшчәнлеккә йомгаклар һәм 2014 елга бурычлар турында” киңәшмә булып узды, анда Министр урынбасары – республиканың табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашты.
Идел-Кама территориаль идарәсендә экологик күзәтчелек функцияләрен үтәү кысаларында 439 тикшерү үткәрелгән. Шулар нәтиҗәсендә 561 бозыш ачыкланган, 581е бетерелгән, бу 103.6% тәшкил итә (2012 елда 88.5% булган).

9
февраль, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юллары” XXXII ачык Бөтенроссия күмәк чаңгы узышында катнаштылар. Быел ул шушы көннәрдә Сочи шәһәрендә уза торган XXII кышкы олимпия уеннарына багышланды. Казанлылар 2014 метрлы дистанциядә узыштылар. Төп ярышлар Урман арты бистәсендәге “Кояшлы” савыктыру лагеры каршында уздырылды. Аннан тыш, “Россия чаңгы юлы-2014” Идел буе районы Имәнлек урамының урман паркы зонасында һәм Совет районы Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта булып узды.

7
февраль, 2014 ел
җомга
Петровский бистәсенең “Регина” кунакханә комплексында Экология буенча мәктәп балалары бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы уздырыла.
Быел, яңа кагыйдәләр буенча, региональ этапта катнашучылар оештыру комитетына үз экологик проектларын алдан тапшырганнар иде.

6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсендә, Министр урынбасары – республиканың табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашында, “2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар билгеләү” дип аталган киңәшмә уздырылды.
Казанда мәктәп балаларының XIV “Зилант” шәһәр экология форумы башланды. Чара 2001 елдан бирле үткәрелә, ул балаларга системалы экологик белем һәм тәрбия бирүгә, шул өлкәдә бердәм белешмә тирәлеге булдыруга юнәлтелгән. “Зилант”ны быел Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Казан мәгариф идарәсе, КФУ һәм Казан шәһәре Балалар экология-биология үзәге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International