Яшь геологларның кыр олимпиадасы

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Яшь геологларның IX Бөтенроссия кыр олимпиадасы Казанда, 1 – 10 август көннәрендә уздырыла. Татарстан башкаласына Россия Федерациясенең 35 субъектыннан, шулай ук Монголиядән, Украинадан, Белоруссиядән, Казахстаннан, Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан иң яхшы командалар җыелачак. Олимпиаданы оештыручылар – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.

Олимпиада барышында геологик һәм экологик юнәлештәге ярышлар үткәрү күздә тотыла.

Яшь геологларның Бөтенроссия ачык олимпиадасы патриотизм, туган якка мәхәббәт, табигатькә һәм Россиянең минераль байлыкларына сак караш тәрбияләү максатында үткәрелә.

Министрлыкның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International