Татарстанның нефть саммиты

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районында республиканың традицион нефть саммитында катнашты. Саммитның эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, нефть тармагы белгечләре катнашты. Алар арасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та бар иде.

Төп утырыш алдыннан кунаклар өчен нефть тармагының алдынгы эшләнмәләре күргәзмәсе буйлап экскурсия үткәрелде. “Татнефть” ААҖ стендына нефть чыгаруның яңа технологияләре урнаштырылган иде. Компания инде нык үзле, битумлы нефтьне 246 мең тонна чыгарган, көндәлек дебит 420 тоннага җиткән. Компаниядә горизонталь бораулауны тагы да киңрәк кулланышка кертергә, нефть бирүчәнлекне арттыру алымнарын кулланырга ниятлиләр.

Экскурсиядән соң Татарстан Республикасы нефть саммиты утырышы булып узды.

ТР Президентының матбугат хезмәте. Михаил Миронов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International