Түбән Камада экологик акциянең иң яхшы исеменә конкурс игълан ителде

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
2013 елның көзендә Түбән Камада агач утырту буенча киң күләмле акция башлана. Моңарчы булмаган санда чыршы, каен һәм усаклар утырту күздә тотыла. Түбән Каманың уннарча урамы һәм ишегалды төзекләндереләчәк.
Хәзерге вакытта шәһәрне яшелләндерү буенча яңа муниципаль программа төзелә. Бу проектны эшләүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен агач утырту акциясенә исем уйлап табарга һәм яшелләндерү соралган урыннар турында хәбәр итәргә кирәк.
Тәкъдимнәр 15 июльгә кадәр Smi@e-nk.ru электрон адресына “Агач утырту акциясе” дигән тамга белән кабул ителә.
Муниципаль берәмлекләрнең рәсми порталы материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International