X «ЭкоДөнья» Милли Экологик Премиясе конкурсы

2013 елның 9 июле, сишәмбе

Россия табигать фәннәре академиясе һәм Регион-ара хәйрия башлангычлары җәмәгать фонды тарафыннан 2012-13 елларның X “ЭкоДөнья” Милли Экологик Премиясе конкурсы үткәрелә.

“ЭкоДөнья” дип аталган Милли Экологик Премия әйләнә-тирәлекне саклауда һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүдә, шулай һәм Россиянең XXI гасырда тотрыклы үсешенә юнәлтелгән башка төр экологик эшчәнлектә ирешелгән күренекле казанышлар өчен җәмәгатьчелек бүләге булып тора. Премиянең максаты – тотрыклы үсеш өчен, һәр кеше Җирдә тереклекне саклаудагы үз ролен аңласын өчен иҗтимагый шартлар формалаштыру. Төп бурычы – әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен чишү өчен җәмгыятьнең барлык катламнарын берләштерү һәм активлаштыру.

Премиянең оештыру советы төп конкурс кысаларында ике махсус конкурс та үткәрә – “Россиялеләрне кыйммәт булмаган һәм экологик куркынычсыз торак белән тәэмин итү өчен проектлау һәм инвестицион төзелеш эшчәнлегендә инновацияләр – “ЭкоЙорт” һәм “Экологик нигезләнгән һәм кыйммәт булмаган азык-төлек җитештерү өчен тотрыклы агроиндустрия комплексы – “АгропромЭко”, аның төп бурычы “Агроиндустрия комплексын үстерү” өстенлекле милли проектын тормышка ашырырга булышудан тора.

 “ЭкоЙорт” һәм “АгропромЭко” махсус конкурслары “ЭкоДөнья” Милли Экологик премиясенең биш даими номинациясе кысаларында үткәрелә.

 

1. Экологик сәясәт

Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, экологик белем бирүне һәм агартуны, экология фәнен һәм экологиягә ярашлы технологияләрне үстерүгә, шулай ук “Экология һәм сәламәтлек”, “Биологик төрлелекне саклау һәм ландшафтларны савыктыру” проблемаларын чишүгә юнәлтелгән яңа, нәтиҗәле федераль һәм региональ законнарына һәм закон актларына, Россия Президенты әмерләренә, РФ Хөкүмәтенең, регион һәм шәһәр администрацияләре органнарының карарларына башлангыч бирү һәм аларны кабул ителүгә җиткерү.

 

"ЭкоЙорт"конкурсы: регионнарның һәм торак пунктларның төзелеш һәм архитектура комплексы, халыкны заманча һәм кыйммәт булмаган торак белән тәэмин итү өчен финанс һәм инвестиция инструментлары өлкәсендә экологиягә ярашлы сәясәт булдыру,

"АгропромЭко" конкурсы: кыйммәт булмаган һәм экологик нигезләнгән авыл хуҗалыгы продуктларын күпләп җитештерүне үстерүнең федераль һәм региональ стратегияләрен әзерләү. Авыл хуҗалыгы комплексының халык саулыгына һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын киметү өчен законнар базасын һәм идарә итү карарларын камилләштерү.

 

2. Экологик белем бирү һәм агарту

Халыкның, барыннан элек яшьләрнең һәм закон чыгаручы һәм башкарма хакимият вәкилләренең экологик белем һәм культура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән дәреслекләрне, уку әсбапларын, сәнгать әсәрләрен (әдәбият, сынлы сәнгать, архитектура, музыка, театр, кино әсәрләрен) барлыкка китерү, шулай ук проектларны, программа һәм акцияләрне тормышка ашыру.

"ЭкоЙорт" конкурсы: бина һәм корылмаларны тирә-юнь дөньябызга мөмкин кадәр гармониялерәк иңдерү өчен тарих һәм замана тәҗрибәләрен анализлау, яңача чишелешләр эзләү. Мондый эшчәнлекнең мөһим экологик-культурологик аспекты булып төзелеш элементларының табигый тирәлек белән үзара бәйләнешенә эталон мисалларны ачыклау тора.

"АгропромЭко" конкурсы: авыл хуҗалыгын тарихи перспективада һәм фәнни-техник алгарыш казанышларын кулланып уңышлы алып бару тәҗрибәсен пропагандалау. Тотрыклы агроиндустрия комплексы өчен белгечләр әзерләү һәм аларның белемнәрен яңарту.

 

3. Экология фәне һәм технологияләре

Әйләнә-тирәлектә кеше эшчәнлеге аркасында бара торган процессларны һәм аларның кеше саулыгына һәм экосистемаларның биологик төрлелегенә йогынтысын тирәнрәк аңлауга юнәлтелгән фәнни проектларны тормышка ашыру. Биотопларга һәм кешегә антропоген факторларның йогынтысын шактый киметә, экологик стресслар проблемасын чишә торган экологиягә ярашлы технологияләр булдыру.

"ЭкоЙорт" конкурсы: экологиягә ярашлы төзелеш материалларын һәм технологияләрен әзерләү һәм кулланышка кертү, кеше – корылма – әйләнә-тирәлек (флора һәм фаунаны да кертеп) системасындагы үзара бәйләнешләрне тикшерү, яшәү шартларының һәм тереклек эшчәнлеге продуктларын утильләштерүнең экологиягә ярашлы системаларын әзерләү.

"АгропромЭко" конкурсы: экологик нигезләнгән, кыйммәт булмаган азык-төлекне күпләп җитештерүдә, ташуда, саклауда һәм сатуда энергия бәрәкәтләүгә  юнәлтелгән фәнни алымнарны һәм яңа технологияләрне әзерләү һәм кулланышка кертү,

 

4. Экология һәм сәламәтлек

Әйләнә-тирәлекнең сыйфаты (су, туфрак, сулыклар, эчә торган су, азык-төлек) начараюга бәйле проблемаларны гамәлдә чишүгә юнәлтелгән проектларны, программаларны һәм акцияләрне тормышка ашыру.

"ЭкоЙорт" конкурсы: альтернатив энергия чыганакларына (кояш, җил һ.б.ш) һәм экологиягә ярашлы материалларга нигезләнгән яшәү тәэминаты системасын әзерләү. Физик, химик һәм биологик стрессларны мөмкин кадәр азайта, яшәү һәм эш биналарында уңайлы шартлар булдыра торган яңа техникалар төзү.

"АгропромЭко" конкурсы: экологик куркынычсыз азык-төлек һәм эчемлекләрнең шәхси һәм массакүләм комплексларын нигезләү һәм гамәлдә куллану. Сәламәт яшәү рәвешен экологиягә ярашлы туклану белән бергә алып баруны пропагандалау. Чирләрне профилактикалау өчен экологик стрессларны халык медицинасы чаралары ярдәмендә киметү.

 

5. Биологик төрлелекне саклау һәм ландшафтларны савыктыру

Россия регионнарында биологик төрлелек мәсьәләсен гамәлдә яхшыртуга (су һәм җир өсте экосистемаларында сирәк биологик төрләрне саклауга һәм яңадан торгызуга) юнәлтелгән проектларны, программа һәм акцияләрне тормышка ашыру, шулай ук индустрия, энергетика, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм коммуналь хуҗалык ландшафтларын савыктыру.

"ЭкоЙорт"конкурсы: авыл һәм шәһәрләрне, шулай ук индустрия, энергетика, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм коммуналь хуҗалык объектларын төзү һәм реконструкцияләүнең комплекслы проектларын тормышка ашыру. Гармонияле дә, аңлаешлы һәм гади дә булган аерым яшәү торагы, авыл хуҗалыгы һәм индустрия объектлары төзү.

"АгропромЭко" конкурсы: авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең яңа, экологик куркынычсыз технологияләрен әзерләү һәм кулланышка кертү. Экологик тотрыклы агроландшафтлар формалаштыру буенча программалар әзерләү һәм тормышка ашыру.

 

“ЭкоДөнья” Премиясе конкурсында катнашуга гаризалар электрон формада “ЭкоДөнья” Глобаль Агарту Проекты сайтында http://www.ecoworld.ru) 31 августка кадәр кабул ителә.

Гариза бирүче юридик зат та, физик зат та булырга мөмкин, шуларга ярашлы ике төрле гариза формасы булдырылган. Гариза формасы аны бирүче турында һәм “ЭкоДөнья” Премиясе конкурсына тәкъдим ителә торган проект / программа / акция турында кыскача белешмәләрне тутыру өчен таблицалардан тора.

Сораулар туса, info@ecoworld.ru адресына язарга мөмкин.

Өстәмә белешмәләр www.ecoworld.ru сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International