Артем Сидоров: «Сүз халкыбызның саулыгын саклау турында бара»

2013 елның 23 июле, сишәмбе

Бүген Казанда “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Татарстан нефть-газ химиясе комплексының 2013 елның беренче яртысындагы эшенә йомгаклар ясалды, шулай ук “Нәфис” компанияләр төркеменең эшчәнлеге җентекләп каралды. Атмосфера һавасына, су объектларына һәм җир ресурсларына техноген йөкләнешне киметүгә юнәлтелгән төп экологик бурычлар турында доклад белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады.

Экология министрының әйтүенчә, “Нәфис-Косметик” ААҖ предприятиесендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, шул исәптән сәер исле соапсток һәм гидрофуз чималын кулланыштан алу буенча нәтиҗәле чаралар комплексы әзерләнгән һәм тормышка ашырыла, сабын җитештерү заводына иң яхшы технологияләр кертеп реконструкция ясала, заманча газ чистарту системалары кертелә һәм башкалар. Республиканың алдынгы предприятиеләренең (шул исәптән “Татнефть”, “ТАИФ-НК”, “Түбән Кама-нефтехим”, “Казаноргсинтез”ның) экологик службалар белән берлектә берничә максатчан табигать саклау программасы тормышка ашырыла, җитештерү экологизацияләнә, халыкара экологик стандартларга күчелә.

Артем Сидоровның сүзләренә караганда, әйләнә-тирәлеккә аеруча автоягулык станцияләре (АЗС) куркынычлы. Алардан атмосфера һавасына төрле чирләр китереп чыгара торган пычраткыч матдәләр чыгарыла. АЗС территорияләрендә һәм якын-тирә зонада пычраткыч матдәләр концентрациясе рөхсәт ителгән чиккә җитәргә һәм узып китәргә дә мөмкин. Һәм, экологик яктан караганда, төп тискәре факторларның берсе булып автоягулык станцияләрен күбесенчә зур шәһәрләр эчендә, торак йортлар янында урнаштыру тора. Мәсәлән, республика территориясендә мотор ягулыгын ваклап сатучы 649 АЗСның 469ы (70%тан артыгы) торак пунктларда урнашкан. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан территориясендә автоягулык станцияләрен рекуперация системалары белән җиһазлау буенча эш алып барыла. 2015 елга кадәр Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә урнашкан барлык АЗСларны да шундый системалар белән тәэмин итү планга кертелгән. 2020 елга кадәр исә бүтән торак пунктларда урнашкан ягулык станцияләре дә шулай җиһазланып бетәргә тиеш.

“Бу проектны тормышка ашыру, беренче чиратта, табигатьне саклау буенча һәм социаль яктан әһәмиятле, суз халкыбызның саулыгын саклау турында бара”, – дип ассызыклады Артем Сидоров.

Министрлыкның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International