Экологияле дә, экономияле дә

2013 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм  табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны аерып җыю урыннарына рейд ясадылар. Бүгенгәчә Казанда шундый 27 нокта җиһазланган. Калдыкларны җыюның бу системасы катыргыны, пыяла савытларны, полиэтиленны икенчел чимал итеп файдаланырга мөмкинлек бирә, шуның белән калдыкларның күләме һәм әйләнә-тирәлеккә көчәнеш киметелә.

Казан шәһәр башкарма комитеты калдыкларны аерып җыюны дүрт этапта иңдерергә исәпли:

– 150 квадрат метрга кадәр мәйданлы кече сәүдә предприятиеләре тупланган урыннарда аерып җыю савытлары урнаштыру. Бүгенге көндә эре предприятиеләр үз калдыкларын үзләре аералар һәм саталар, кече предприятиеләр исә халыктан калдыклар җыю урыннарында җитештерү калдыкларын куллану калдыклары белән бутыйлар. (Шәһәрнең бөтен территориясендә 450 савыт урнаштыру күздә тотыла.)

– Аерылган калдыкларны кабул итү станцияләре төзү. Дүрт станциянең фараз ителгән дислокациясе Казан шәһәр Башкарма Комитетына килештерүгә бирелгән.

– Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә калдыклар хәрәкәтен исәпләү системасын раслау һәм кулланышка кертү, тармак-ара комиссия формалаштыру, нормативлар базасын әзерләү.

– Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә калдыкларны җыю, чыгару, утильләштерү һәм урнаштыру өчен түләүнең дифференциаль системасын кертү. Калдыклар барлыкка килү күләмен киметү һәм аларны аеру өчен экономик стимулларны эшкә кушу.

Экологларның сүзләренә караганда, контейнерлар урнаштыру – зур эшнең бер өлеше генә. Уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен һәр кешенең моны аңлавы һәм актив катнашуы кирәк.

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International