2013 елның 6 сентябрендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.06.2013 №1127‑р карарына ярашлы рәвештә, Казанда “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” дип аталган VIII Регион-ара фәнни-практик конференция үткәреләчәк. Чараны 2013 елгы Татарстан нефть-газ химиясе форумы һәм VIII Махсус “XXI гасырның экотехнологияләре һәм корылмалары” күргәзмәсе кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә.
Конференциянең тематик юнәлешләре:
– нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрендә әйләнә-тирәлекне саклау буенча инновацион технологияләр, техника һәм корылмалар;
– нефть-газ химиясе комплексының индустриаль һәм экологик куркынычсызлыгы;
– нефть-газ химиясе комплексы объектларын заманчалаштыру һәм иң яхшы табигать саклау технологияләрен кулланышка кертү;
– нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрендә әйләнә-тирәлеккә мониторингның җитештерү системалары;
– газ чистарту җиһазларын заманчалаштыру, җиңел углеводород фракцияләрен тоту корылмаларын файдалану, иярчен нефть газын рациональ куллану;
– нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрендә юынты суларны чистарту процессларының нәтиҗәлелеген күтәрү, суны йомык циклда һәм кабаттан куллану буенча заманча технологияләр иңдерү,
– экологик күзәтчелек, экологик экспертиза, нефть химиясе комплексы предприятиеләренең әйләнә-тирәлеккә йогынтысын нормалаштыру мәсьәләләре;
– бораулау эшләренең экологик куркынычсыз технологияләре;
– нефть чыгару калдыклары белән эш итүдә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү;
– эштән чыккан нефть продуктларын утильләштерүнең заманча яңа технологияләрен иңдерү;
– нефть-газ комплексы объектларын эшләткәндә җирдән файдалануның үзенчәлекләре, нефть продуктлары белән пычранган җирләрне рекультивацияләү.
Конференция эшендә катнашуга Россия регионнарының, шулай ук якын һәм ерак чит илләрнең белгечләре чакырыла. Катнашу түләүсез.
Чара 2013 елның 6 сентябрендә 10.00дә башлана, адресы: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8, “Казан ярминкәсе” ААҖ, Конгресс-үзәк, Зур конференцияләр залы. Теркәү 9 сәгатьтә башлана. Конференциянең эш нәтиҗәләре буенча хезмәтләр җыентыгы бастырылачак.
Конференция эшендә катнашу өчен 2013 елның 01 августына кадәр программа комитеты адресына, Olga.Dylevskaya@tatar.ru электрон почтасына конференциядә катнашуга гариза җибәрергә кирәк. Контакт телефоны: 8(843)2676811.
Материалларның эшләнешенә таләпләр һәм гариза формасы “Конференцияләр, конкурслар, грантлар / Конференцияләр / VIII Халыкара фәнни-практик конференция “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык”, 2013 ел / Информацион хат” бүлегендә урнаштырылган. (http://eco.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_188715.pdf)
Министрлыкның матбугат хезмәте