Дәрвишләрдә битум җыештыруны октябрьдә төгәлләргә ниятлиләр

2013 елның 27 сентябре, җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Казанның Дәрвишләр бистәсендәге урман массивында битум җыештыру эшләре белән танышты. Территориянең төп өлеше җыештырылган иде инде. Ләкин, министрның сүзләренә караганда, алда иң катлаулы һәм мәшәкатьле эш тора: битум иң кыен җирләрдә – агачлар арасында калган. Якын арада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы битумны андый җирләрдән җыештыру буенча өмә оештырачак.
Әле көн саен 20 КамАЗ чамасы үзле масса чыгарыла. Дәрвишләр бистәсенең урман массивында түгелгән битумның яртысыннан артыгы җыеп алынган, ул “Яңарыш” ЯАҖ полигонына ташыла.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров эшне тизәйтергә, җыештыруны октябрь азагына төгәлләргә кушты.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International